Лениногорскида «без ГТО өчен»яшьләр марафоны узды

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнварда Лениногорскида «Без ГТО өчен»яшьләр марафоны узды. Чара «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын тормышка ашыру кысаларында узды.

Бөтен районнан яшьләр оешмалары үз яшь баскычларында нормативларны үтәү өчен «Высота» МЦ-сына җыелды. Шулай итеп, егетләр һәм кызлар ЗОЖ культурасын формалаштыруны һәм яшьтәшләре арасында ГТО комплексын үстерүне хуплыйлар.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, марафонда катнашучыларның барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәткән, бу аларга аерымлык билгеләренә дәгъва итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International