17-22 гыйнварда Бөгелмә муниципаль районында «гимнастика көне»нә багышланган мәгариф учреждениеләре арасында чаралар сериясе узды. «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты эгидасы астында узган ярышларда 160тан артык кеше – төзелеш-техник һәм аграр колледж студентлары, 6 һәм 13 нче мәктәп укучылары катнашты.
Чара барышында катнашучылар ГТО комплексы сынауларына кергән берничә гимнастика күнегүләрен башкардылар. Сүз уңаеннан, мондый күнегүләр балалар һәм яшүсмерләр организмының гомуми үсешенә һәм ныгытуына ярдәм итә, үзәк нерв системасына уңай йогынты ясый. Күнегүләр тәэсирендә мускуллар яхшы үсә, матдәләр алмашы яхшыра.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, февральдә ГТО чаралары планы нигезендә муниципаль «чаңгы ярышлары көне»н үткәрү планлаштырыла. Анда кышкы спорт төрләрен яратучылар да катнаша алачак.