Усадлардагы ярыш трассасында Бөтенроссия боз ярышлары узачак

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

26-28 гыйнварда Усадларда узыш трассасында «Бөтенроссия боз узышлары»старт ала. Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Чиләбе, Жигулевск һәм Казаннан 40лап пилот катнашачак.

Танылган спортчылар 1600, 1400, свободный һәм IRJ Academy дисциплиналарында ярышачак, шулай ук 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь пилотлар өчен Академия РАФ боз узышлары исеме астында ярышлар узачак. 

Анда Татарстан автоспорты йолдызлары, ралли-кросс, кросс, трек һәм боз ярышлары буенча Европа һәм Россия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар: Рәис Миңнеханов, Рәсүл Миңнеханов, Айдар Нуриев, Рөстәм Фәтхетдинов, Олег Жаворонков һәм башкалар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International