Казанда фигуралы шуу буенча «Сөембикә»Бөтенроссия ярышлары узачак

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иртәгә, 27 гыйнварда, Спорт сараенда «Сөембикә»конькида синхрон шуу буенча бөтенроссия ярышлары башлана. Россиянең 10 төбәгеннән 30дан артык команда катнашыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы, Мәскәү, Пермь крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Самара, Свердловск, Курган, Чиләбе, Владимир һәм Омск өлкәләре спортчылары 3 категориядә - спорт мастеры, спорт мастерлыгына кандидатлар һәм беренче спорт разрядлары өчен көрәшәчәк.

Ярышлар вакытында «Татарстан»синхрон шуу командасы оешуга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International