Азнакайда чаңгы базасында ГТО кысаларында чаңгы ярышлары узды

2024 елның 21 гыйнвары, якшәмбе

21 гыйнварда Азнакайда чаңгы базасында 2023/24 сезонының чаңгы узышлары буенча ачык ярышларның IV этабы узды.

Чарада Татарстанның төрле районнарыннан 60тан артык чаңгычы катнашты. Ярышлар программасы үз эченә түбәндәге дисциплиналарны ала: 3 км классик йөреш, 3 км коньки йөреше.

Искәртеп узабыз, ГТО комплексы чаралары «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы»федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International