Яшел Үзәндә чаңгы ярышлары буенча ТР беренчелегенең беренче ярышлар көне тәмамланды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Кичә, 25 гыйнварда, Яшел Үзәндә Россиянең атказанган спорт мастеры Андрей Льков призына чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең беренче ярыш көне узды. 

Ярышларга республиканың 22 шәһәреннән һәм районыннан барлыгы 223 спортчы, 105 кыз һәм 118 егет заявка биргән.

Хатын-кызлар арасында классик шәхси узышта иң яхшылары булдылар:

1 урын-Шәрәфетдинова Юлия (Яшел Үзән);

2 урын-Мельникова Виктория (Яшел Үзән);

3 урын-Власова Эвелина (Агерҗе)

Ирләр арасында: 

1 урын - Фәйзетдинов Азим (Казан);

2 урын - Федоров Сергей (Агерҗе);

3 урын-Коклихин Иван (Яшел Үзән)

Бүген, 26 гыйнварда, спортчылар спринтны классик стильдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International