Казан теннис академиясе Tatarstan Winter Cup белән очрашачак

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

28 гыйнварда Казан теннис академиясе базасында Tatarstan Winter Cup халыкара турниры старт ала. Ярышларда Россия төбәкләреннән 100ләп теннисчы, шулай ук Беларусь Республикасы спортчылары катнашачак. 

Сайлап алу этабы матчлары 28 һәм 29 гыйнварда узачак, ә төп ярышлар 30 гыйнвардан башланачак. Турнирның финал матчлары 3 һәм 4 февральгә планлаштырылган, анда спортчылар парлы һәм ялгыз разрядларда көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International