Спорт сараенда фигуралы шуу буенча «Сөембикә»Бөтенроссия ярышларына нәтиҗә ясадылар. Турнирда бөтен илдән синхрон шуу буенча командалар катнашты. Медальләр 3 категориядә уйнатылды: спорт мастеры, спорт мастерына кандидатлар һәм беренче спорт разряды.
Татарстан фигуристлары барлык категорияләрдә дә медальләр яулады. 1 спорт разрядында «Казаночка» командасы һәм спорт осталары арасында Татарстан Республикасы командасы җиңү яулады.
КМС арасында «Идел» командасы кыска һәм ирекле программалар суммасы буенча көмеш медальләр яулады. Сүз уңаеннан, кызлар ирекле программа нәтиҗәләре буенча беренче булдылар.
Җиңүчеләрне һәм призерларны тантаналы шартларда ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спорты бүлеге башлыгы Раиф Вафин, ТР Спорт әзерлеге үзәге директоры Альберт Баһаутдинов һәм башка спорт эшлеклеләре бүләкләде.