27 гыйнварда Мирныйда Атказанган спорт мастеры Андрей Льков призына чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең өченче ярыш көне тәмамланды.
Өченче ярыш көне нәтиҗәләре буенча ирекле стильдә шәхси узышта урыннар түбәндәгечә бүленгән:
Кызлар 3 км:
1 урын - Софья Пылаева (Зәй) 9: 05.6;
2 урын-Ульяна Кудашкина (Бөгелмә) +6.2;
3 урын-Алия Гарәфетдинова (Яшел Үзән) +13.6
Егетләр 5 км:
1 урын-Кирилл Андреев (Казан) 13: 38.5;
2 урын-Данияр Бәшәров (Саба районы) +3.8;
3 урын-Иван Коклихин (Яшел Үзән) +4.0