22-28 гыйнварда Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән 144 спортчы катнашты.
Турнирда катнашкан Татарстан спортчылары берьюлы берничә дисциплинада 4 медаль яуладылар:
команда ярышларында Елена Абрамова, Дарья Шадрина, Екатерина Грушина, Динара Исмәгыйлева һәм Дарина Низамова составындагы хатын-кызлар җыелма командасы көмеш призер булды.
- хатын-кызлар арасында ялгыз разрядта бронза медальне Елена Абаимова яулады.
- катнаш парлы разрядта Елена Абаимова Саади Исмәгыйлев (Ырымбур өлкәсе) белән парда чемпион булды. Анастасия Степанова Виталий Черкасов (Самар өлкәсе)белән бергә көмеш призер булды
Татарстан теннисчылары катнашачак киләсе турнир – 17-24 мартта Санкт-Петербургта узачак Россия чемпионаты. Шәхси ярышларда җыелма команданы хатын-кызлар командасы кызлары тәкъдим итәчәк.