Татар милли көрәше БРИКС уеннары ярышлары программасына кертелгән. Алар Татарстан башкаласында 11-23 июньдә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Муса Җәлил истәлегенә кореш турниры башлануга багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
Бездә татар көрәшен популярлаштыру мөмкинлеге туды-без бу спорт төрен БРИКС уеннарына кертә алдык. Безнең милли спорт төре турында дөньяда беләчәкләр. Бу карарны бик мөһим һәм кирәкле, җаваплы дип саныйм. Бүген Россия Спорт министрлыгы федерацияләр белән берлектә ярыш программасы регламентларын эшләүне, судьялар корпусын формалаштыруны гамәлгә ашыра. Ил җыелма командасына Россиянең иң яхшы көрәшчеләре керәчәк, – диде Хәлил Хәмит улы.
Уеннар 2024 елның 11-23 июнендә узачак. Уеннарның спорт программасына БРИКС илләрендә иң популяр 29 спорт төре буенча ярышлар кертелгән: бокс, брейкинг, пляж волейболы, пляж гандболы, байдарка һәм каноэда ишү, ишү спорты, дзюдо, каратэ, корэш, билбау көрәше, җиңел атлетика, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, самбо, синхрон йөзү, скейтбординг, спорт көрәше, спорт гимнастикасы, теннис, ушу, фехтование, баскетбол икебәйгесе, футбол икебәйгесе, нәфис гимнастика, шахмат, авыр атлетика, бадминтон һәм ат спорты. Барлыгы 389 комплект медаль уйнатылачак. Чараларны оештыруда 2300 волонтер катнашачак.