Татарстан көрәшчеләре кстовода грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә сигез медаль яуладылар

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 31 гыйнварда, Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә 18 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге тәмамланды. Ярышларда 300дән артык спортчы катнаша.

Турнир нәтиҗәләре буенча Татарстан спортчылары сигез медаль яулады: 

1 урын-Әлим Хәмидуллин (Яшел Үзән шәһәре); 

1 урын-Ралиф Галиев (Әлмәт шәһәре); 

2 урын-Иномжон Назиров (Казан шәһәре); 

2 урын-Сеник Варданян (Бөгелмә шәһәре); 

2 урын-Әмир Хәсәнов (Чаллы шәһәре);

3 урын-Руслан Балтабаев (Әлмәт шәһәре); 

3 урын-Альберт Минһаҗев (Лениногорск шәһәре); 

3 урын - Никита Архипов (Бөгелмә шәһәре)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International