2 февральдән 4 февральгә кадәр «Иннополис» спорт комплексында флорбол буенча зур уеннар Бөтенроссия балалар турниры старт ала. Анда илнең 12 төбәгеннән 400дән артык бала катнашачак.
Турнир кысаларында ачылу тантанасы, Йолдызлар матчы һәм титаннар сугышы узачак.