Казанда Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә корэш буенча республика ярышларын ачу тантанасы булды

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген, 2 февральдә, Казан Көрәш сарае диварларында «Ватаным Татарстан»республика газетасы оештырган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә корэш буенча республика ярышлары старт алды.

Ачылу тантанасында ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, шулай ук республиканың иҗат коллективлары катнашты.

11 авырлык категориясендә медальләр өчен 350дән артык атлет көрәшәчәк.

Исегезгә төшерәбез, беренче урын өчен турнирның приз фонды 100 мең сум, икенчесе - 70 мең, өченчесе - 50 мең сум акчалата бүләкләнәчәк.

Шулай ук турнир кысаларында ТР Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә утырыш узды. Катнашучылар республикада милли көрәшнең торышы, аның үсеше һәм киләчәге, шулай ук 2024 елга эш планы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International