Кичә, 4 февральдә, Татарстан Республикасының «Динамо» җәмгыяте оешуга багышланган 2010 елда туган кызлар арасында үләндәге хоккей буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды. Ярышлар 2 февральдән 4 февральгә кадәр Зеленодольск шәһәренең «Маяк» спорт комплексында узды.
Турнирда 12 команда катнаша. Ярышлар нәтиҗәләре буенча командалар түбәндәгечә урнаштылар:
1 урын-Татарстан Республикасы җыелма командасы 2010;
2 урын - Динамо РСШОР җыелма командасы;
3 урын - Орленок (Пермь шәһәре)
Чара кысаларында «Физик культура һәм спортны үстерүгә, динамо хәрәкәтен пропагандалауга һәм популярлаштыруга зур өлеш керткән өчен һәм «Динамо»Бөтенроссия җәмгыяте оешуга 100 ел тулу уңаеннан»бүләкләү булды.