20-25 май көннәрендә Яр Чаллыда «Дельфин» йөзү бассейны базасында синхрон йөзү буенча «Су Анасы» Бөтенроссия ярышлары, Гран-Приның 3 этабы узачак.
Россиянең 12 субъектыннан 250дән артык спортчы, 13-15 һәм 13-16 яшьлек малайлар һәм кызлар Татарстанга киләчәк һәм 103 комплект медаль уйнатылачак. Ачылу тантанасында спортчыларны Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Россиянең синхрон йөзү федерациясе президенты Никита Белоусов һәм синхрон йөзү буенча ике тапкыр Олимпия чемпионы, дөнья һәм Европа чемпионы Елена Азарова сәламләячәкләр.
Тантана 22 майда 16:00 сәгатьтә була. Ярышларда онлайн-трансляция каралган.
Ярышлар программасы:
21 май
10:15-12: 45 — 13-16 яшьлек егетләр, 13-15 яшьлек кызлар «фигуралар» ;
14:15-16:15 — «Катнаш дуэт». Егетләр, кызлар/ирләр, хатын-кызлар ирекле программасы;
17:45-19:00 — «Соло» егетләр, кызлар. Ир-атлар, хатын-кызлар ирекле программасы;
19:30 — бүләкләү.
22 май
10:15-14:15 — «Дуэт». Егетләр, кызлар/ирләр, хатын-кызлар ирекле программасы;
16: 00 — Ачылу тантанасы;
16:45-19:00 — «Төркем». Егетләр, кызлар/ирләр, хатын-кызлар ирекле программасы;
19:30 — бүләкләү.
23 май
10:00-12:00 — «Соло». Ир-атларның, хатын-кызларның техник программасы;
13: 45-15:00 — «Акробатик группа», ир-атлар, хатын-кызлар ;
16:30-19:00 — «Комби». Егетләр, кызлар;
Бүләкләү.
24 май
10:15-12:45 — «Дуэт». Техник программа;
14:15-15:30 — «Төркем». Ир-атларның, хатын-кызларның техник программасы;
Бүләкләү.