Спорт аэробикасы буенча Татарстан җыелма командасы «Петра творенье» Бөтенроссия ярышларында катнашырга әзерләнә

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

31 майдан 2 июньгә кадәр Санкт-Петербургта Петергоф спорт комплексы базасында спорт аэробикасы буенча I Бөтенроссия ярышлары, шулай ук шул ук исемдәге ачык турнир узачак. Ярышларда медальләр өчен Россиянең 24 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан йөзләгән спортчы көрәшәчәк.

ТР командасы составына 12-14 һәм 9-11 яшьлек 41 спортчы керде. Хәзерге вакытта алар инде Санкт-Петербургта һәм Наталья Сөләйманова, Надежда Сөләйманова, Екатерина Борисова, Жанна Парамонова һәм Самира Хөснуллина җитәкчелегендә турнирга әзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International