6 июнь көнне Бөгелмәдә көрәш сәнгате буенча балалар хәйрия мастер-классы узды. Аны Россия хәрби сәнгатьләр берлегенең ТР буенча башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков үткәрде.
Чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп үткәрелде. Анда 6-16 яшьлек 50 бала катнашты. Алар өчен сугышчан сәнгатьләр буенча күнегүләр, әңгәмәләр һәм хәрәкәтчән уеннар оештырылды.
Александр Даренков: «Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар. Күрәсең, аларның сугышчан сәнгатьтә үсү теләге бар. Бу шатландыра! Бүген мин карате һәм бокста хәрәкәт итү техникасына, саклану чараларына аерым игътибар бирергә тырыштым. Моннан тыш, без бераз уйнадык һәм балалар белән сөйләштек.
Сугышчан сәнгатьләрдә төп максат-каты холыклы һәм яхшы йөрәкле лаеклы кеше үстерү. Без менә нәрсәгә омтылабыз».
Мастер-классны Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча филиалы һәм Бөгелмәнең «Millenium» көрәш сәнгате клубы, шулай ук шәхсән спортчылар Станислав Недобежкин һәм Александр Даренков оештырды.
Мастер класс сертификатлар тапшыру, фотога төшерү һәм дусларча аралашу белән тәмамланды.