Ян Непомнящий «Р. Г. Нәҗметдинов мемориалы» шахмат буенча Россия Балалар Кубогы этабын ачу тантанасында катнашты

2024 елның 7 июне, җомга

Бүген, 7 июньдә, Казан федераль университетының актлар залында «Р.Г. Нәҗметдинов мемориалы» балалар шахмат буенча Россия Кубогы этабын ачу тантанасы булды. Турнирның 500 мең сумнан артык приз фонды өчен көрәшү өчен бөтен Россиядән 550дән артык яшь шахматчы Казанга килде.

Чараның мәртәбәле кунаклары булып ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Вячеславович Гудин, шахмат, шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Рөстәм Марат улы Гарифуллин, ТР шахмат федерациясенең башкарма директоры Илдар Рифгать улы Ибраһимов, ике тапкыр дөнья вице-чемпионы, халыкара гроссмейстер Ян Александр улы Непомнящий.

«Бу фестивальдә, совет шахматларының бер легендасы Рәшит Гибәт улы Нәҗметдинов мемориалында булу бик күңелле. Аның комбинацияләре чыннан да күренекле иде. Казанга соңгы сәфәремнән соң 10 ел узды, хәзер ул бөтенләй башка шәһәр, әмма үзгәрешсез калган нәрсә – ул шахматка мөнәсәбәт. Бу шахматка мәхәббәт. Мин монда күпме балалар һәм өлкәннәрнең бу спорт төре белән шөгыльләнүен һәм аны данлауларын күрәм. Һәм бу сөендерми кала алмый», - диде Ян Непомнящий.

Ачылу тантанасы кысаларында иҗат коллективлары чыгышлары, төрле номинацияләрдә балаларны бүләкләүләр булды, шул исәптән турнирда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә дә игътибар бирелде. Моннан тыш, Ян Непомнящий белән блиц булды, анда балалар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны гроссмейстерга бирә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International