10 июньнән 15 июньгә кадәр Мәскәүдә флорбол, юнифайд-флорбол, җиңел атлетика, баскетбол, юнифайд-баскетбол, теннис һәм юнифайд-теннис буенча Махсус Олимпиаданың бөтенроссия Спартакиадасы уза.
Татарстан Республикасы җыелма командасы турнирда 34 спортчыдан тора. Алар баскетболдан башка барлык спорт төрләрендә дә катнаша.
Юнифайд-дисциплиналар буенча ярышлар «Барысы өчен дә инклюзив спорт» өч еллык проектын төгәлли, ул Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында, 2021 елдан гамәлгә ашырылды.
Беренчеләрдән булып теннис дисциплинасының парлы һәм шәхси зачетында алтын медаль яуланылды.