Татарстанлылар Махсус Олимпиаданың бөтенроссия спартакиадасында флорбол буенча көмеш һәм бронза медальләр яуладылар

2024 елның 15 июне, шимбә

2024 елның 11 июненнән 14енә кадәр «Лужники» спорт комплексы территориясендә флорбол, җиңел атлетика, баскетбол һәм теннис буенча Россия махсус олимпиадасының бөтенроссия спартакиадасы уза. Интеллектуаль тайпылышлары булган атлетлар, шул исәптән юнифайд-командалар составында да, спортның иң катлаулы шартларда да кеше тормышының бер өлеше була алуын барыбызга да күрсәтәчәкләр.

Ирләр командасы Спартакиаданың көмеш призеры булды, финалда Мәскәү җыелмасына 1:2 исәбе белән оттырды. Ир-атлар арасында республика җыелма командасы составында «Ирбис» флорбол клубы уенчылары Роберт Мостафин, Даниил Дунаев һәм Рим Сабиров чыгыш ясады.

Кызлар командасы бронза медаль алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International