9 июньдә Азнакай шәһәре мәйданында «Сабантуй-2024» милли бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан массакүләм спорт чаралары узды.
Анда 1000нән артык кеше катнашты. Кунаклар көрәш, билбау көрәше, аркан тартышу, баганага менү, ат спорты, кул көрәше, мас-рестлинг һәм капчыклар белән көрәш кебек спорт төрләрендә көчләрен сынап карый алдылар. ГТО исәбенә гер күтәрү, җиңел атлетика һәм тартылу буенча ярышлар үткәрелде. Җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карап була.
Исегезгә төшерәбез, ГТО чаралары «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.