БРИКС илләре уеннарының дүртенче көнендә татарстанлылар 4 алтын медаль яулады

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

БРИКС илләре уеннарының дүртенче көне Татарстан Республикасына БРИКС илләре уеннарының 7 медален китерде.

Сергей Сирант ир-атлар арасында бадминтон буенча ялгыз разрядта 2:0 исәбе белән җиңү яулады. Бадминтонда Евгения Косецкая ялгыз хатын-кызлар разрядында 2:1 исәбе белән беренче булды. Шулай ук спортчы Алинә Дәүләтова белән парлы хатын-кызлар разрядында 2:1 исәбе белән җиңде.

Никита Шлейхер 3 метрлы трамплиннан суга сикерүдә ир-атлар арасында иң яхшысы булды. Спортчы 529.79 очко җыйды.

Сергей Сирант Павел Монич белән бергә бадминтон буенча ир-атлар арасында парлы разрядта «көмеш» яулады.

Артем Косов РФ җыелмасы составында ишкәкле спорт буенча ярышларда ир-атлар сигезлегендә рулевой белән икенче булды. Команда 05:56.000 дә йөзүне төгәлләде.

Юлия Сохацкая – җиңел атлетика буенча хатын-кызлар арасында җидебәйгедә көмеш призеры. Спортчы 5826 очко җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International