Агния Тулупова һәм Александра Кленина БРИКС уеннарында 2 алтын медаль яуладылар

2024 елның 15 июне, шимбә

Су спорт төрләре сараенда БРИКС уеннары кысаларында синхрон йөзү буенча ярышлар тәмамланды. Бүген спортчылар ирекле программада төркемнәрдә медальләр уйнаттылар.

Татарстан синхрончылары Агния Тулупова һәм Александра Кленина Россия җыелма командасы составында турнирның алтын медален яуладылар. Барлыгы команда 396,0988 балл җыеп, зур аерма белән Корея һәм Белоруссия көндәшләрен узып китте.

Бер көн алдан, 14 нче числода, составына шулай ук Татарстан Республикасы вәкилләре кергән җыелма команда 341,7363 балл нәтиҗәсе белән техник программада җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International