Татарстан спортчылары БРИКС уеннарының 7 алтын медален яулады

2024 елның 21 июне, җомга

«Ак Барс» Көрәш Сараенда БРИКС уеннары корешы буенча ярышлар тәмамланды. Татарстан спортчылары җиде авырлык категориясендә беренче булдылар.

Алексей Абрамов 60 кг авырлыкта җиңү яулый. Финал көрәше 5:0 исәбе белән тәмамлана.

Ислам Фәләхов 70 кг авырлыкта иң яхшысы булды (5:0).

Динар Кәримуллин 75 кг авырлык категориясендә «алтын» яулады (6:1).

Ранис Галиуллин 85 кг авырлыкта беренче булды (5:0).

Азат Габдрашитов-90 кг авырлык категориясендә чемпион (5:0).

Радик Сәлахов 130 кг авырлык категориясендә җиңү яулады (5:0).

Ранис Гыйләҗетдинов +130 кг авырлыкта беренче урынны яулады (5:1).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International