19 июньдә Азов шәһәрендә 2012 елда туган егетләр арасында үләндәге хоккей буенча «Яшүсмер» Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирда 6 команда катнашты: Татарстан Республикасы җыелма командасы, Ростов өлкәсе җыелма командасы, КСШОР Электросталь, Сшор УОР-2 Санкт-Петербург шәһәре, Сшор no 9 Азов шәһәре, Сиверко Мәскәү шәһәре. Уеннар түгәрәк системасы буенча уздырыла һәм узган Уеннар нәтиҗәсе буенча финалистлар билгеләнә.
Бер генә матчта да җиңелмичә, Татарстан Республикасы җыелма командасы финалга чыга, анда Электростальдән көндәшләрен 10:0 исәбе белән җиңә.