21 июньдә Ижевск шәһәрендә ралли-рейд буенча Россия Кубогы һәм боҗралы узышлар буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда медальләрне Татарстанның «Динамо» спортчылары яулады.
Бөтенроссия ярышларында ski GP 4 классында боҗралы узыш дисциплинасында динамоның «Ультиматум» Әлмәт клубы тәрбияләнүчеләре бөтен дәрәҗә пьедесталын яуладылар. Югары баскычка Рөстәм Әмирханов күтәрелде, 2 һәм 3 урыннарны Илһам Мөхәммәдиев һәм Кәрим Янгличев алды.
Моннан тыш, көмеш медальләрне SKI GP 2 классында Руслан Агләмов һәм Ski Junior классында Камил Мөхәммәдиев яулады.
Ралли-рейд буенча Россия Кубогында Рөстәм Әмерханов SKI GP 1 классында бронза призер булды.
Ярышларда «Динамо-Татарстан» командасын Россиянең спорт мастеры, ТРның атказанган спорт мастеры Вячеслав Колотовкин җитәкләде.