Төлке чокырындагы ярышларда Татарстан спортчысы, пуля белән ату буенча РСШОР бүлеге тәрбияләнүчесе Айгөл Хәбибуллина пневматик винтовка, 10м, 60 тапкыр басып ату күнегүендә иң яхшысы булды.
Квалификациядә кыз 629,9 очко белән 5 нче урында бара. Финалда Удмуртиядән тәҗрибәле Юлия Кәримованы 16:10 исәбе белән җиңүгә ирешә.
Айгөл Хәбибуллина Мирный бистәсендәге Динамо пуля белән ату комплексында тренер Екатерина лузганова җитәкчелегендә күнегүләр ясый.