«Буревестник»та Даун синдромы белән авыручы балалар өчен йөзү турниры ачылды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

«Буревестник» спорт комплексында Россиядә Даун синдромы белән авыручы балалар өчен йөзү буенча иң зур турнирны ачу парады узды. Татарстан башкаласына илнең төрле төбәкләреннән 200дән артык спортчы, шулай ук Италия, Кыргызстан, Казахстан егетләре килде.

Ачылу парадына Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов, административ эш, социаль үсеш һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Наталья Гречанникова, Россиянең спорт мастеры, эстафета йөзү буенча Россия Чемпионатының күп тапкыр призеры, илнең рекордсмены Дарья Котова һәм «бергә җиңәбез» хәйрия фонды проекты директоры Елена Ланина килде.

Ярышларда Төркиядә узган Трисом уеннарында ил исеменнән чыгыш ясаган титуллы спортчылар катнаша. Алар арасында Мәскәүдән Алексей Дегтярев һәм Ангелина Макарова, Самарадан Софья Алешина һәм Ханты-Манси автономияле округыннан Дмитрий пупков бар. Элегрәк алар шәхси һәм эстафета зачетларында дөнья рекордларын куйганнар.

Алда балаларны дулкынландыргыч ярышлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International