Татарстан Республикасы җыелма командасы – регби буенча Россия чемпионатының бронза призеры

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

25-29 июнь көннәрендә Мәскәүдә «Слава» стадионында хатын-кызлар командалары арасында регби буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда Россиянең иң көчле 4 командасы катнашты.

Татарстан Республикасын 2 тренер – Амонов Максим Едгорович һәм Гарифуллин Ислам Рөстәм улы җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы җыелма командасы тәкъдим итте.

ТР җыелма командасы бик яхшы матчлар уздырды, сыйфатлы уен күрсәтте һәм ярышлар нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар командалары арасында регби буенча Россия чемпионатының бронза призеры булды. 1 урынны Мәскәү җыелма командасы, 2 урынны «ВВА-Подмосковье» РК алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International