Яшел Үзәннең «МАЯК» спорт комплексының яңа директоры итеп Роман Насрединов билгеләнде

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Роман Насрединов Яшел Үзәннең «Маяк» спорт комплексы директоры булды. Алты ел дәвамында ул Яр Чаллы Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсен җитәкли.

Аның идарә командасында эшләгән елларында «Җиңү» («Победа») манежы, КАМАЗ боз сарае, «Юбилейный» бассейны, «ФИЗРА» манежы, 70тән артык универсаль мәйданчык, 4 тулы зурлыктагы футбол кыры төзелде.

Автоградның спорт идарәсенең яңа җитәкчесе Ренат Әхмәтшин булды, ул элегрәк «Виктория» спорт мәктәбе директоры вазифасында эшләгән иде.

ТР Спорт министрлыгы командасының яңа әгъзасын каршы алабыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International