Татарстанның динамочылары Вологдада бронза медальләр яулады

2024 елның 5 июле, җомга

1 июльдән Вологдада «Динамо» җәмгыятенең җиңел атлетика кроссы һәм икебәйге буенча бөтенроссия ярышлары уза. Спортчылар «Локомотив» стадионында ярышалар.

Ярышларның беренче өлеше 3 июльдә тәмамланды. Гомумкоманда зачетында Татарстанның «Динамо» җыелма командасы җиңел атлетика кроссы буенча чемпионатның бронза призеры булды (698 очко). Мактау пьедесталына иң көчле командалар төркемендә Мәскәү (831 очко) һәм Мәскәү асты (810 очко) клубташлары күтәрелде.

4х1000 м эстафетасында безнең Татарстан командасы медальләргә аз гына ирешә алмады. Дарья Шабунина, Егор Кузнецов, Андрей Мошкин һәм Владислав Цедилкин финишка дүртенче булып килделәр, ярыш хуҗаларына бронза медаль бирделәр.

Татарстанның «Динамо» командасын ярышларда җиңел атлетика буенча СССР спорт мастеры, элек танылган спортчы, ә хәзер ТР «Динамо» спорт җәмгыяте рәсми вәкиле Фәрит Гаптуллин җитәкли.

Алда-ике төр ярышлар, алар 6 июльдә тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International