Батумида 8, 10 һәм 12 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат композицияләрен чишү буенча дөнья Кубогы узды.
Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге ОРССМ тәрбияләнүчесе Данияр Фәрзәлиев (тренер — дөнья чемпионы Леонид Ярош), М12 категориясендә дөнья кубогын яулап, бик шәп чыгыш ясады.. Россиянең башка шахматчылары Илья Османов һәм Реана Кинҗәбулатова «8 ел» төркемендә алтын медальләр яуладылар, ә Константин Алексеев (М10), Алиса Генриэтта Юнкер (Д10) һәм Лука Тыртышников (м12) «көмеш» яуладылар.