Данил Садреев трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия Кубогында 2 алтын медаль яулады

2024 елның 5 июле, җомга

6 июльдә Түбән Тагилда трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия Кубогы тәмамланды. Татарстан спортчысы Данил Садреев турнирның берничә тапкыр җиңүчесе һәм призеры булды.

Алтын медальләрне спортчы Кубокның 2 һәм 3 этапларында К90 трамплинында яулады. Даниил 1 этап нәтиҗәләре буенча көмеш призер булды.

Даниил Садреев – Лениногорскидан, «Барс» кышкы спорт төрләре буенча ОРРСМ тәрбияләнүчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International