Казанда Чирәмдәге хоккей буенча «Россия яшьлеге» бөтенроссия ярышлары старт алды

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Турнир «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп үткәрелә һәм Укучыларның бөтенроссия җәйге спартакиадасына сайлап алу булып тора.

5 июльдән 12 июльгә кадәр казанның чирәмдәге хоккей үзәгендә 13-16 яшьлек (2008-2011 елгы) кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча «Россия яшьләре» бөтенроссия ярышлары уза. Турнир «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп үткәрелә һәм Укучыларның бөтенроссия җәйге спартакиадасына сайлап алу булып тора.

Ярышларда Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү, Ростов һәм Свердловск өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан, шулай ук Краснодар, Пермь һәм Алтай төбәкләреннән 10 команда катнаша.

Татарстан командасы «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасыннан төзелде, аны тренерлар Дмитрий Васильев һәм Татьяна Акунеева җитәкли. Үзләренең беренче уенда кызлар Башкортстан яшьтәшләрен 11:0 исәбе белән җиңде. Бүген команда Санкт-Петербург командасына каршы уңышын кабатлады — 9:1.

Хоккейчыларга алда төркем этабының тагын 2 матчы булачак, шуннан соң стыковка, ярымфинал һәм финал матчлары башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International