Татарстан яшәүчесе Федераль Сабантуйның абсолют батыры булды

2024 елның 6 июле, шимбә

Марий Элда уза торган федераль Сабантуйда Татарстанда туган Муса Галләмов абсолют батыр булды.

«Мин карьерамны төгәлләргә теләгән идем, ләкин Федераль Сабантуйның туган җиремдә узачагын белгәч, җиңү өчен тырышып күнегүләр ясый башладым», - дип уртаклашты ул.

Төп бүләк гадәттәгечә тәкә һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүләге – Lada Granta автомобиле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International