Олимпия резервы училищесы һәм «Акватика» ОРССМ тәрбияләнүчеләре суга сикерү буенча Россия укучылары спартакиадасында медаль яуладылар

2024 елның 7 июле, якшәмбе

4-6 июльдә Пензада Россия укучылары спартакиадасы кысаларында суга сикерү буенча ярышлар узды. Татарстанлылар ике дисциплинада медаль яуладылар.

10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә көмеш медальне Казан олимпия резервы училищесы укучылары Павел Истомин һәм Дмитрий Шлыков яулады.

«Акватика» спорт мәктәбеннән Александр Колесников һәм Самат Фәрзетдинов 3 метрлы трамплиннан сикерүдә бронза медаль ияләре булдылар.

Гомуми зачетта Татарстан Республикасы, Мәскәүне, Мәскәү өлкәсен һәм Санкт-Петербургны узып, 4 нче урында урнашты. Ярышларда илнең 13 төбәге катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International