13-14 июльдә «УРАМ» экстрим паркында «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатлары нигезендә «Демография» милли проектында «Break Rumble» сериясе брейкингы буенча Бөтенроссия ярышлары узачак.
Быел «Break Rumble» сериясе ярышлары алты шәһәрдә: Архангельск, Псков, Казан, Волгоград, Хабаровск һәм Түбән Новгородта уза. Алар рейтинглы һәм илнең җыелма командасын формалаштыруга йогынты ясый.
Казанда җиңү өчен илнең иң яхшы спортчылары көрәшәчәк. Бүләкләр «брейкинг» һәм «брейкинг-команда ярышлары» дисциплиналарында уйнатылачак. Төрле яшьтәге номинацияләрдә барлыгы 12 комплект бүләк уйнатылачак.
Татарстан Республикасын ярышларда иң көчле спортчылар, Россия һәм дөнья брейкингы лидерлары, эре халыкара ярышларда җиңүчеләр, шул исәптән күптән түгел узган «БРИКС илләре уеннары» мультиспорт ярышларында җиңүчеләр тәкъдим итәчәк.
Ярышлар расписаниесе
13 июль (шимбә)
10:00 – 10-12 яшьлек кызлар
10:00 – 13-15 яшьлек кызлар
13:00 – 10-12 яшьлек егетләр
13:00 – 13-15 яшьлек егетләр
17:30 – 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк хатын-кызлар
19:00 – 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар
14 июль (якшәмбе)
10:00 – 7-9 яшьлек кызлар
10:00 – 16-18 яшьлек юниоркалар
11:30 – 10-15 яшьлек егетләр һәм кызлар (3х3 командалары)
15:00 – 7-9 яшьлек малайлар
15:00 – 16-18 яшьлек яшүсмерләр
18:30 – 19 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар (3х3 командалары)
Ярышлар «УРАМ» экстрим паркының ябык өлешендә узачак. Тамашачылар өчен керү ирекле.