Россия Кубогының соңгы көнендә Татарстан җиңел атлетлары 2 алтын медаль яулады

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Кичә Чабаксарда җиңел атлетика буенча Россия Кубогы тәмамланды. Илнең иң яхшы атлетлары катнашында ярышлар 7-9 июль көннәрендә узды. Бу вакыт эчендә спортчылар 40 комплект медаль уйнаттылар.

Ярышларның соңгы көнендә татарстанлылар берьюлы 2 алтын медаль яулады:

Юлия Сохацкая каты көрәштә 5768 очко җыеп, җиде төр ярышында медаль яулады. Спортчының тренеры – Наталья Латыйпова.

Семен Манаков 110 метрга киртәләр белән йөгерүдә җиңде. Ул дистанцияне 13,52 секундта йөгереп үтте. Тренер – Олег Пермяков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International