Бүген Россия Федерациясе Спорт министры Михаил Владимир улы Дегтяревка 43 яшь тула.
Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллективы Михаил Владимир улын бәйрәм белән котлый! Без сезгә нык сәламәтлек, бәхетле гомер, гармония, казанышлар һәм уңышлар телибез.
Сезнең максатчанлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм профессиональлегегез Россия спорты үсешенә яңа юнәлеш бирер дип ышанабыз. Татарстан, илебезнең спорт регионы буларак, яңа спорт проектларын гамәлгә ашыруга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер. Безнең уртак хезмәттәшлегебез файдалы һәм нәтиҗәле булыр дип өметләнәбез.
Бәйрәм белән!