Александр Неволин Һава-көч атлетикасы буенча Россия кубогы җиңүчесе булды

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

6 июльдә Саратов шәһәрендә Һава-көч атлетикасы буенча Россия кубогы узды. Әлеге спорт төрендә беренче мәртәбә Татарстан Республикасы командасы чыгыш ясады. «Воркаут фристайл соло» дисциплинасында беренче урынны Чаллы егете Александр Неволин алды. Ярышларның беренче әйләнешендә катлаулы техник элементны үтәгәндә Александр имгәнгән, әмма җыелган баллар ярышларның финал өлешенә чыгарга җиткән. Финалда безнең спортчы характерын, ихтыяр көчен күрсәтте һәм үзенең катлаулы программасын искиткеч итеп үтәде. Ярышларның яңа уенчысының мондый чыгышы Россиянең Һава-көч атлетикасының күпьеллык лидерлары өчен көтелмәгән хәл булды.

1 урын – Неволин Александр (Татарстан Республикасы)

2 урын – Руденко Никита (Түбән Новгород өлкәсе)

3 урын – Гуменюк Сергей (Саратов өлкәсе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International