Менделеевскида «Геройлар ярышы»н күп балалы әти ачачак

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Менделеевск 24 августта өченче тапкыр «Геройлар ярышы» киртәләр белән йөгерү буенча спорт ярышларын кабул итәчәк. Ярыш ел саен Татарстанда «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты максатларына туры китереп үткәрелә. Ярышларны милли эстафета кысаларында Бөтенроссия гаилә учагы утын кабул иткән Нәҗметдиновлар гаиләсе ачачак.

Химия комплексы хезмәткәре һәм биш бала атасы Денис Нәҗметдинов «Геройлар ярышы» стартына чыгачак. Быел чара киртәләр белән йөгерү буенча Татарстан чемпионаты статусында узачак.

«Учак утын мин «Геройлар ярышы» сынаулары аша үткәрәм. Бу, мөгаен, гаилә тормышы белән туры киләдер, анда да кайвакыт сынауларны җиңәргә туры килә, әмма һәрвакыт якыннары ярдәме белән. Аннары бу утны без химия комплексының һәм районның башка гаиләләренә тапшырачакбыз, ул безне Гаилә елында берләштерә», - дип сөйләде күп балалы әти.

Россиядә 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде.

«Без быел бәйрәмнәрнең максималь санын нәкъ менә гаиләләребезгә багышларга булдык. Сабантуйда яки Гырон-быдтонда без махсус балалар зоналары оештырдык, «Геройлар ярышында» кемпинг өчен мәйданчык һәм балалар өчен аерым активлык булачак», - дип аңлатма бирде район башлыгы Радмир Беляев.

Федераль чара бөтен илдән кунакларны яңадан җыячак. Узган ел Менделеевскида «Геройлар ярышы»нда 5 мең кеше кунак булды, аңа ялда булган махсус операциядә катнашучылар да кушылды. Быелгы ТР чемпионатында Олимпия чемпионнары Юлия Зарипова һәм Татьяна Архипова, Европа чемпионы Иван Дегтярев һәм башка титуллы спортчылар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International