Мәскәүдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында стендка ату буенча Россия чемпионаты тәмамланды.
Традиция буенча иң көчле спортчылар арасында Татарстан атучысы Александр Сахарнов та бар иде. Квалификациядә мөмкин булган 125 атуның 103ен һәм финалда 22 / 25ен бер патрон белән башкарып, ул барлык көндәшләрен узып китте һәм үзенең «сиртмәле арбада» категориясендә дә, абсолют зачетта да алтын отты.
Александр Сахарнов Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Республика олимпия резервы спорт мәктәбе филиалы базасында тренер Виталий Вахтуров җитәкчелегендә шөгыльләнә.
Татарстанлы өчен бу Россия чемпионатында рәттән бишенче җиңү.