2 июльдән 7 июльгә кадәр Орел шәһәрендә фехтование буенча Россия укучыларының XII Спартакиадасы узды. Татарстан Республикасыннан 24 спортчы 6 корал төрендә чыгыш ясады.
Шәхси беренчелектә саблист Даниил Плотников финалда Мәскәүдән Иван Новиковка бирелеп, көмеш медаль яулый.
Россия укучыларының XII Спартакиадасының Орел шәһәрендә узган фехтование турнирында медальләрнең җиденче комплектын шәхси беренчелектә ярышкан шпажистлар уйнатты. Ярты йөздән артык спортчы арасында Татарстан командасы вәкиле Венера Шамьенова иң яхшысы булды.
Икенче ярымфиналда Венера Шамьенова Мария Дьячкованы 15:6 исәбе белән җиңде. Нәтиҗәдә, Дьячкова Мария 2024 елның Россия укучылары Спартакиадасында бронза медаль яулый.
Саблистларның шәхси беренчелегендә бронза медальне Татарстан спортчысы Екатерина Миронова яулады.
Татарстан җыелма командасы Орел шәһәрендә Россия укучылары Спартакиадасында кызлар арасында шпага буенча команда ярышларында беренчелекне яулады. Программаның бу төрендә алтын медальләр белән Кира Григорьева, Мария Дьячкова, Венера Шамьенова һәм Эмилия Якупова бүләкләнде.
Орел шәһәрендә Россия укучылары Спартакиадасында кызлар арасында кылыч буенча команда турнирында Татарстан фехтовальщиклары җиңде. Финал очрашуында 44:44 исәбе белән Екатерина Миронова җиңү яулый. Аның белән бергә Аиша Вахитова, Кристина Миленькая һәм Жанна Филиппова дәрәҗә пьедесталының югары баскычына күтәрелә.
Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча, фехтование буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы II урынны алды.