25 майдан 23 июньгә кадәр Татарстан Республикасында «2024 елгы Бөтенроссия Олимпия көне» чаралары узды. Бөтен республика буенча барлык яшь категорияләрендәге халыкны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, массакүләм спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән спорт чаралары оештырылды.
19 июньдә «Байтик» сәламәтләндерү-мәгариф комплексы базасында балалар өчен зур бәйрәм узды. Өлкән отрядлар командалы спорт төрләрендә көч сынаштылар, ГТО нормаларын тапшырдылар, кросс йөгерделәр, ә кечкенәләрнең күңелле стартлары булды.
2 июньнән 23 июньгә кадәр Татарстан Республикасының балаларны савыктыру лагерьлары – «Мирас-Наследие», «Чайка», «Дзержинец», «Пионер», «Тасма», «Камский Артек» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерү, ял итү һәм мәшгульлеген оештыру үзәге территорияләрендә, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре лагерьларында массакүләм йөгерүләр, Олимпия эстафеталары, спортның уен төрләре буенча ярышлар һәм мастер-класслар үткәрелде.
Шулай ук «Урам»экстрим-паркында Бөтенроссия Олимпия көне узды. Аның барышында спортның экстремаль төрләре: трюк самокаты, воркаут, паркур, шулай ук стритбол һәм волейбол буенча мавыктыргыч ярышлар узды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә гадәттәгечә «Бөтенроссия Олимпия көне 2024» чаралары узды.
Спорт программасы төрле иде. Иң популяр ярышлар: йөгерү, велоузышлар, спорт эстафеталары, мастер-класслар, футбол, баскетбол, өстәл теннисы, волейбол, җиңел атлетика һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар.
Татарстан Республикасында «2024 елгы Бөтенроссия Олимпия көне» чараларында барлыгы 35 меңнән артык кеше катнашты.
Олимпия көнен Татарстан Республикасы Олимпия Советы спорт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре белән берлектә оештырдылар.