Туплы хоккей буенча «Ак Барс-Динамо» клубы үзенең уен составын тулыландыру турында игълан итте. Яңа сезонда тагын биш уенчы Казанда чыгыш ясаячак:
Глеб Ростовцев
Яклаучы, спорт мастерына кандидат. 2001 елның 3 июлендә Кемерово шәһәрендә туган.
Кузбасс-2» һәм «Кузбасс» (Кемерово) өчен чыгыш ясаган, узган сезонда аренда хокукларында «Ак Барс-Динамо» (Казан) өчен уйнаган. Россия җыелма командасы уенчысы. Яшүсмерләр арасында Россия чемпионы (2018), юниорлар арасында Россия чемпионы (2019), яшүсмерләр арасында бөтенроссия ярышларында җиңүче (2017).
Кирилл Корякин
Яклаучы, спорт мастерына кандидат. 2000 елның 27 февралендә Архангельск шәһәрендә туган.
«Водник-2» һәм «Водник» (Архангельск) өчен чыгыш ясаган. Юниорлар арасында Россия беренчелегенең бронза призеры (2017)., Ю.Спиридонов истәлегенә багышланган халыкара турниры җиңүчесе (2018), Россия чемпионатларының бронза (20222023) һәм көмеш (2023-2024) призеры.
Кирилл Кузьмин
Ярым сакчы, спорт мастерына кандидат. 29 апрельдә Новосибирск шәһәрендә туган.
«СДС-Кемерово», «СДС-Уголь» (Кемерово), «Енисей-2» (Красноярск), «Сибсельмаш» (Новосибирск) өчен чыгыш ясаган. Кече яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге җиңүчесе (2014), өлкән яшьтәге яшүсмерләр арасында дөнья беренчелеге җиңүчесе (2016).
Алексей Ибатуллов
Ярым сакчы, спорт мастеры. 1993 елның 28 маенда Архангельск шәһәрендә туган.
«Водник-2» һәм «Водник» (Архангельск), «ВП-35» (Варкаус, Финаляндия), «Мурман» (Мурманск) өчен чыгыш ясаган. Эстония җыелма командасы уенчысы. Б төркемендә Дөнья чемпионаты җиңүчесе (2019), «ExTe Cupen» халыкара турниры җиңүчесе (2018).
Павел Анисимов
Һөҗүмче, спорт мастеры. 1989 елның 2 сентябрендә Новосибирск шәһәрендә туган.
«Сибсельмаш-2» һәм «Сибсельмаш» (Новосибирск), «Байкал-Энергия» (Иркутск), «Мурман» (Мурманск) өчен чыгыш ясаган. Юниорлар арасында Россия чемпионы (2008), яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге җиңүчесе (2005), яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры (2006), Россия Кубогы финалы финалисты (2013).