12-14 июльдә Ярославль шәһәренең «Ринг Премьер Отелендә» В.В. Скрабов истәлегенә багышланган рус шашкасы буенча бөтенроссия ярышлары узды.
Ике дисциплинада – тиз һәм яшенле программаларда узган турнирда Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Мәскәү, Ленинград, Владимир, Түбән Новгород, Самар, Архангельск һәм Ярославль өлкәләреннән, Удмуртия һәм Татарстан республикаларыннан шашкачылар катнашты.
Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге шахмат, шашка, го буенча республика спорт мәктәбенең тренеры, халыкара гроссмейстеры Дмитрий Цинман яшенле программада алтын медаль һәм тиз программада көмеш медаль яулый. Ике дисциплинада да ул швейцария системасы буенча 8 турда мөмкин булган 16 баллның 12сен җыйган.