Ю.И. Моисеев исемендәге «Ак Барс» Хоккей академиясе 2024/25 сезоныннан бердәм брендка күчә – оешманың төп логотибы «Ак Барс»хоккей клубының төп эмблемасы белән тәңгәл булган ак барс булачак.
Хоккей академиясе өчен альтернатив логотип һәм берничә паттерн – стадионнарны бизәү өчен график бизәкләр, социаль челтәрләр полиграфиясен үз эченә алган айдентика пакеты эшләнгән.
Тарихта беренче тапкыр «Ак Барс» системасына керүче барлык дүрт балалар-яшүсмерләр мәктәбе дә бердәм үрнәк, төп команда формасында булачак. Барлык командалар өчен күкрәгендә Татарстан Республикасы гербы һәм спорт мәктәбенең яңартылган исеме төшерелгән уен свитерлары комплектлары эшләнгән.
«Ак Барс» бренды һәр балалар командасы исемендә барлыкка киләчәк: Казанның «Динамо»сы «Ак Барс-Динамо»га, Әлмәтнең «Нефтяник»ы «Ак Барс - Нефтяник»ка, Түбән Каманың «ТАНЕКО» мәктәбе «Ак Барс - ТАНЕКО»га үзгәртелде.
Һәр балалар спорт мәктәбенең тәңгәллеген саклау өчен форма дизайнына аерым үзенчәлекләр-хоккейчыларның җиңнәрендә һәм гамашларында төсле кертүләр кертелгән. «Ак Барс» мәктәбе Татарстан Республикасы флагын саклап калачак, «Динамо» мәктәбе – зәңгәр, «Нефтяник» – кызыл, «ТАНЕКО» - предприятиенең фирма сары төсен алачак. балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе традицияләренә һәм казанышларына хөрмәт йөзеннән һәр мәктәпнең тарихи логотибы свитер җилкәсендә сакланган.
Бердәм брендка күчү «Ак Барс» өчен кадрлар әзерләүнең гомуми системасын төзеп бетерергә мөмкинлек бирәчәк. Командаларның бердәм тышкы кыяфәте һәр балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчегә Татарстанның төп хоккей клубына катнашу хисе кичерергә мөмкинлек бирәчәк.
Марат Вәлиуллин, «Ак Барс» генераль менеджеры:
– Без барлык мәктәпләр белән дә тыгызрак эшли башлыйбыз, аларны тулысынча бердәм контроль системасы белән берләштерәбез. Командаларның гомуми формасы – безнең тәрбияләнүчеләрнең барысы да бер гаиләдә булуына дәлил. Бу Татарстан һәм «Татнефть» җитәкчелегенең күптәнге идеясе, ул республиканың төп спорт брендын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Безнең тәрбияләнүчеләр мәктәпләр арасында градация булмавын аңларга тиеш, без барыбыз да – «Ак Барс». Ата-аналар балаларын безнең мәктәпкә Әлмәткә дә, Түбән Камага да, Казанга да бирә алалар.