11-14 июльдә Уфа шәһәрендә IX җәйге Бөтенроссия универсиадасында тхэквондо буенча ярышлар узды. Сайлап алу ярышлары нәтиҗәсендә Универсиадага Россиянең иң яхшы 22 югары уку йорты эләгә. Икенче урынны Идел буе дәүләт физик культура спорт һәм туризм университеты җыелма командасы яулады.
Тхэквондо белгечлеге буенча көрәш теориясе һәм методикасы кафедрасы студентлары түбәндәге урыннарны алдылар:
1 урын: 49 кг Галина Медведева, 58 кг Мурадян Арам.
2 урын: 57 кг Ольга Долгова, +80 кг Нурмагомедов Хочбар.
Команда тренеры: Каплев Алексей Александрович.
Татарстанның башка югары уку йортлары вәкилләре дә шулай ук яхшы чыгыш ясады:
1 урын 80 кг Алиев Эмиль (НГПУ)
3 урын 80 кг Рамазанов ХанМагомед(КФУ)
3 урын 67 кг Рубцова Олеся (ТИСБИ)