12 июльдә Ski Gp 4 классында Рөстәм Әмерханов җиңүче булды. Көмеш медальне шулай ук безнең клубташыбыз Илһам Мөхәммәдиев яулады. Питер спортчысы Виталий Фалев 3 баскычка күтәрелде.
Тагын бер көмеш бүләкне шул ук көнне Ski Junior (13-14 яшь) классында Яшь динамовчы Камил Мөхәммәдиев алып килде. Бу дисциплинада Чиләбедән Милена Хәйруллова җиңде. Бронза Алексей Кравцовта (Мәскәү).
Ярышларның соңгы көнендә безнең спортчылар тагын 2 медаль яуладылар.
Параллель слаломда дәрәҗә пьедесталының югары баскычына Руслан Агләмов күтәрелде. Көмеш бүләкне Рөстәм Әмерханов алды. 3 урынны Мәскәүдән Степан Малов алды.
Призерларны Россия су-мотор спорты федерациясе президенты Михаил Ершов һәм Санкт-Петербург шәһәренең СМСФ президенты Евгений Ерухимов бүләкләде.
Спортчылар дөнья чемпионаты призеры һәм күп тапкыр Россия чемпионы Вячеслав Колотовкин җитәкчелегендә «Ультиматум» (Әлмәт) экстрим-клубы базасында күнегүләр ясыйлар.